news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковид профилактикасы буенча эпидемиологик кагыйдәләр 2024 елга кадәр озайтылды

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова COVID-19 профилактикасы кагыйдәләренең гамәлендә булу вакытын тагын ике елга озайтты.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча санитар-эпидемиологик кагыйдәләрнең гамәлдә булу вакытын 2024нче елга кадәр озайтты.

Мондый карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты, дип яза РИА Новости.

«Россия Федерациясенең Баш дәүләт санитар табибының 22.05.2020 чыккан 15нче санлы «Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне раслау СП 3.1.3597-20 «(COVID-19) яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау» карарының икенче пунктындагы «2022» санын «2024» санына алмаштырырга», — диелә документта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100