news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ковидтан прививка ясау турында ялган белешмә язучыларны тотканнар

Сырхауханә хезмәткәрләре дәүләт хезмәтләре порталына коронавирустан вакцинация үтү турында ялган мәгълүматлар керткән.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыдагы сырхауханәләрнең берсендәге ике хезмәткәр дәүләт хезмәтләре сайтына коронавирустан вакцинация үтү турында ялган мәгълүмат керткән.

Моның өчен алар 2 мең сум акча алган. Медицина хезмәткәрләреннән мондый «хезмәт» сатып алучылар вакцинация турында сертификатлы булган.

Бу фактны Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсенең Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе оперативниклары ачыклый.

Хәзерге вакытта полицейскийлар автокалада прививка турында ялган сертификат алган ике кешене тапкан. Әмма, тикшерү мәгълүматлары буенча, медицина хезмәткәрләренең бу хезмәтеннән файдаланучы гражданнар күбрәк.

Медиклар тоткарланган. Әлеге факт буенча «Компьютердагы мәгълүматны хокуксыз файдалану» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Чикләү чараларын сайлау турында мәсьәлә хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100