news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның сәүдә үзәкләрендә өстәмә намаз уку бүлмәләре булдыру ниятләнә

Татарстан Президенты үз исеменнән мөрәҗәгать әзерләү, намаз уку бүлмәләре кирәк булган объектлар исемлеген төзүне йөкләде.

Татарстанның сәүдә үзәкләрендә өстәмә намаз уку бүлмәләре булдыру ниятләнә
ТР мөселманнары Диния нәзарәте

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның сәүдә үзәкләрендә мөселманнар өчен өстәмә гыйбадәт бүлмәләре булдыру ниятләнә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика эшмәкәрләре белән очрашуда гыйбадәт кылу урыннары кирәк булган объектлар исемлеген төзү бурычын куйды.

«Гыйбадәт бүлмәләре — яхшы эш. Альберт Әнвәрович (ТР сәнәгать һәм сәүдә министры — Т.И. искәрмәсе), әйдәгез, шундый урыннар булдыру мәсьәләсендә мөрәҗәгать итик. Сәүдә үзәкләренә килүчеләр саны да артачак, чөнки кешеләр намаз вакытында да йөри алачак. Барлык норма һәм таләпләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән килештерергә кирәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент үз исеменнән мөрәҗәгать әзерләү, намаз уку бүлмәләре кирәк булган объектлар исемлеген төзүне йөкләде.

Бу бүлмәләрнең мәйданы якынча 20-25 квадрат метр тәшкил итәчәк. РФ эшмәкәр мөселманнар ассоциациясе ремонт, аренда һәм коммуналь түләүләрне үз өстенә ала.

Хәзерге вакытта гыйбадәт кылу бүлмәләре Казан аэропортында, «Сувар плаза», «Караван» сәүдә үзәкләрендә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100