news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда, көз башы белән чагыштырганда, эшсезләр саны кимегән

Бүген Татарстанда рәсми рәвештә 65 меңгә якын кеше эшсез санала.

Татарстанда, көз башы белән чагыштырганда, эшсезләр саны кимегән
архив/Михаил Захаров

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда, көз башы белән чагыштырганда, эшсезләр саны кимегән. «Ел башында 14 мең эшсез булса, 1 сентябрьгә 79 меңгә җитте. 13 ноябрьгә эшсезләр саны кимүе күзәтелә. Бүген 65 меңгә якын кеше эшсез», — дип белдерде ТР Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.

Ул Сovid-19 таралганлыктан, эшсезлек шактый үскәнен искәртте. «Теркәлгән эшсезлек эшче көч саныннан 3,2 процент дәрәҗәсендә. Эшсез гражданнарга ярдәм итү максатыннан, эшсезлек буенча пособие күләмен 8 мең сумнан 12 мең 130 сумга кадәр арттыру карар кылынган иде. Максималь пособие алучылар даирәсе киңәйтелде», — диде.

Наталья Бутаева эшсез кешеләрнең һәр баласы өчен өчәр мең сум ярдәм чарасы кертелгәнен искәртеп үтте. «80 мең 355 кеше барлыгы 732 млн күләмендә шушы акчаны алды. 1 октябрьдән өстәмә социаль ярдәм чаралары күрсәтү төгәлләнде», — диде.

Министр урынбасары сүзләренчә, төп бурычларның берсе — 2017 ел белән чагыштырганда, ярлылыкны ике тапкыр киметү. «2019 ел нәтиҗәләре буенча, ярлылык кимегән. Без ярлылык иң түбән күрсәткечле төбәкләр өчлегенә керәбез. Ярлылыкны чигендерү бурычы тора», — диде Бутаева.

Ул пандемия вакытында мәшгульлек үзәкләренә килүчеләр инде күптән эшләмәүчеләр булуын әйтте. «Без болар „соры базар“ эшчеләре дип әйтергә мәҗбүр. Чынлап та эшен югалтучылар аны шактый тиз тапты. Иң авыр вакытта да республикада 46 мең вакансия бар иде. Әйе, кыен, ләкин эш табарга була», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100