news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ана капиталына 29 меңнән артык сертификат бирелгән

«Быел 10 ай эчендә беренче балага ана капиталы бирелә башлагач, узган ел белән чагыштырганда, сертификатлар саны ике тапкыр артты», — диде Елена Полякова.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел, 1 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда ана капиталына 29 меңнән артык сертификат бирелгән, аларның 10,6 меңнән артыгы беренче бала өчен. Бу хакта Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова әйтте.

«Быел 10 ай эчендә беренче балага ана капиталы бирелә башлагач, узган ел белән чагыштырганда, сертификатлар саны ике тапкыр артты», — диде ул.

Ана капиталы «Демография» илкүләм проектының өстенлекле чарасы булып санала. Ана капиталы күләме беренче бала туганда, уллыкка (кызлыкка) алганда, 2020 елның 1 гыйнварыннан 466 мең 617 сум тәшкил итә. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап, икенче, өченче бала өчен ана капиталы 150 мең сумга артып, 616 мең 617 сум тәшкил итә. 

2007 елдан, программа гамәлгә кергәннән бирле, Татарстанда 314 меңнән артык гаилә ана капиталына лаек булды. «Ана капиталы» программасы 2026 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100