news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорда Яңа ел бәйрәмнәренә чикләүләр кертү мөмкинлегенә бәя бирделәр

Коронавирусны кисәтү буенча барлык чаралар үтәлгән очракта, Яңа ел бәйрәмнәрендә өстәмә чикләүләр кертмәскә мөмкин.

Роспотребнадзорда Яңа ел бәйрәмнәренә чикләүләр кертү мөмкинлегенә бәя бирделәр
архив/Михаил Захаров

 (Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа ел бәйрәмнәренә яңа чикләү чаралар кертү турындагы карар кабул иткәндә кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ), шул исәптән Covid-19 коронавирус белән авыручылар саны хәлиткеч роль уйнаячак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Без Covid-19 белән авыручылар санын гына түгел, ә кискен тын юллары вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручыларның барысын бергә караячакбыз. Әгәр авыру дәрәҗәсе югары ноктага җитмәсә, өстәмә чаралар кертелмәячәк. Әгәр дә план буенча булмаса, ниндидер чикләү чаралары кертелергә мөмкин», — диде спикер.

Любовь Авдонина сүзләренчә, хәзер фаразлау кыен, Covid-19 белән авыручылар саны артырга да мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100