news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рестораторлар эш сәгатен арттыру 20 процент өстәмә керем китерәчәк дип саный

Татарстан Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе директоры сүзләренчә, эш вакытын бер сәгатькә арттыру мөмкинлегеннән тармак предприятиеләренең 90 проценты файдалана алачак.

Рестораторлар эш сәгатен арттыру 20 процент өстәмә керем китерәчәк дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстанда җәмәгать туклануы биналарының эш сәгатен 23.00 сәгатьтән 00.00 сәгатькә кадәр озайттылар. Мондый чара бизнеска аякта басып калырга һәм өстәмә керем алырга мөмкинлек бирәчәк. ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова шундый фикере белән уртаклашты.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның безнең мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырмавы зур ярдәм булды. Без аңа проблеманы тиз арада хәл иткәне өчен рәхмәтлебез. Эш вакытын бер сәгатькә арттыру өстәмә рәвештә 20 процент керем алырга мөмкинлек бирәчәк», - дип искәртте Галина Шәрәфетдинова.

«Җомга һәм шимбәдәге өстәмә сәгать – бик яхшы ярдәм, чөнки ял көнне кешеләр якын дуслары белән аралашырга тели. Коронавирус инфекциясенә дә карамастан, кешеләрнең дүрт стена артында бикләнеп утырасылары килми. Без барлык санитар-эпидемиологик чараларны да үтибез һәм казанлылар да, республикабызга килгән туристлар да безне әйләнеп үтмәс дип өметләнәбез», - дип сүзен төгәлләде ул.

«Татар-информ» агентлыгы Рөстәм Миңнехановның рестораннарга төн уртасына кадәр эшләр рөхсәт итүе хакында язып чыккан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot