news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән мәктәпләре укучылары быел 43 тонна макулатура җыйган

Район мәктәпләре укучылары ноябрьнең беренче атнасында гына да 2 тоннага якын макулатура җыйган.

(Чирмешән, 16 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән район мәктәпләре укучылары ноябрьнең беренче атнасында гына да 2 тоннага якын макулатура җыйган. Ел башыннан 43 тоннадан күбрәк кәгазь калдыгы тупланган.

Райондагы 27 мәгариф учреждениесендә 2247 укучы белем ала. Әлеге икенчел чимал бер укучыга бүлеп исәпләгәндә 19 килограмм туры килә. Җыелган чималның 32 тоннага якынын тапшырып, 83 мең сум чамасы керем алганнар.

«Макулатура җыю кечкенә мәктәпләрдә яхшырак оештырылганУтыз Имән, Туймәт, Әмир, Лагерка мәктәпләре бу яктан да, пластик туплау буенча да алдынгылар», — ди район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова.

Утыз Имән мәктәбендә ел башыннан бер укучы уртача 128 килограмм макулатура тапшырган, ике тоннасын сатып, 6 мең сум акча эшләгәннәр. Ә менә Иске Үтәмеш, Югары Кармалка мәктәпләре, Чирмешән аграр техникумы аны берничә йөз килограмм гына җыйганнар.

Район укучылары агымдагы елда гына да җир өстен 7 тонна пластиктан арындырган. Һәм әлеге файдалы эш хисабына байтак табыш алган.

«Пластикны сатып алучы оешма соравы буенча аларны төсләре буенча аерып пресслый башладык. Берничә тонна җыелуга, аны килеп алалар һәм, озакка сузмыйча, исәп-хисап та ясыйлар», — ди Ольга Владимировна.

Лагерка мәктәбендә укучы 18 укучы 430 килограмм пластик җыйган, бу бер укучыга 23 килограммнан артык туры килә. Әмир мәктәбендә укучы һәр бала исәбендә 10 килограммнан артык чимал бар. Ә менә Чирмешән аграр техникумы студентлары һәм Лашман мәктәбе укучылары сүлпәнрәкләр, алар җыелган чималны укучылар санына бүлсәң, граммлап кына туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100