news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Викимедиа РУ җитәкчесе татарча Википедияне үстерүчеләрнең керткән өлешен әйтте

"Татар халкы Россиядә аерым урынны алып тора", - ди Владимир Медейко.

Викимедиа РУ җитәкчесе татарча Википедияне үстерүчеләрнең керткән өлешен әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарча Википедияне үстерүче волонтерлар татар халкы турында белем бөтен дөньяга билгеле булсын өчен зур эш башкара. Санкт-Петербург җәмәгать эшлеклесе, Викимедиа РУ партнерлыгы директоры, рус Википедиясе администраторы Владимир Медейко шул фикердә. Бу хакта ул "Белем җәүһәрләре-2019" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләүдә әйтте.

Владимир Медейко "Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче" номинациясендә җиңүчеләрне тәбрикләде. "Без Википедиянең рус телендә генә түгел, төрле телләрдә үсешенә ярдәм итәбез. Бу телләр арасында татар теле аерым урынны алып тора. Безнең бурыч - Россия халыклары мәдәниятләрен турында мәгълүмат җиткерү. Ә татар халкы Россиядә аерым урынны алып тора", - ди ул.

Ул Википедия проектының кулланучылар керүе буенча дөньяда алтынчы урында торганын әйтте. "Бәйгегездә бу номинация өчен рәхмәт, чөнки волонтерлар татар халкы турында белем бөтен дөньяга билгеле булсын өчен зур эш башкара", - диде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100