news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара бөтенроссия бәйгесендә «Милләтара тынычлыкны ныгыту» номинациясендә урын алды

Самара тәҗрибәсе Мәскәүдә Халыклар бердәмлеге көне кысаларында узачак «Россия халыклары» II Бөтенроссия форумында тәкъдим ителәчәк.

Самара бөтенроссия бәйгесендә «Милләтара тынычлыкны ныгыту» номинациясендә урын алды
https://www.instagram.com/ber_dem_lek/

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Самара шәһәр округы «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасына керде һәм «Милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту» номинациясендә дүртенче урынны алды.

«Бердәмлек» газетасының инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, шул уңайдан шәһәр 20 миллион сум күләмендә акчалата премия алачак. Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруда иң яхшы дип танылган Самара тәҗрибәсе 2021 елның 2 ноябрендә Мәскәүдә Халыклар бердәмлеге көне кысаларында узачак «Россия халыклары» II Бөтенроссия форумында тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100