news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Безнең кавем» II халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – Фесты үтте

Фестиваль Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланды.

Казанда «Безнең кавем» II халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – Фесты үтте
Флюра Абдуллина фотолары

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә «Безнең кавем» II халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн — Фесты булды. Бу хакта Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина хәбәр итә.

Фестиваль Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырды. Һәм ул Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланды.    

Жюри 4 номинация буенча килгән эшләрне видеоларны һәм язмаларны карап, җиңүчеләрне билгеләгән иде. 72 авторга дипломнар тапшырылды. Эшләр Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Төркиядән, Казахстаннан, Россия төбәкләреннән — Новокузнецк, Анжеро-Судженск, Томск шәһәрләреннән, Башкорстан, Татарстан районнары һәм Казан каласыннан килде. Фестивальгә үз эшләрен Җирле мөхтәриятләр, Татар мәдәнияте үзәкләре, музейлар, мәктәп-мәдрәсәләр, балалар бакчалары, китапханәләр, мәдәният йортлары, ансамбльләр, массакүләм мәгълүмат чаралары җибәргән иде. Фестиваль төрле буын вәкилләрен, төрле һөнәр ияләрен берләштерде.

Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева үз чыгышында татар телебезне, гореф-гадәтләребезне, милли ашларыбызны, үрнәк булырдай сыйфатларыбызны саплап, аларны түкми-чәчми яшь буынга тапшыру мөһимлеген искәртте. Әлбәттә бу юнәлештә Татар мәдәнияте үзәкләре әйтеп бетергесез роль уйный ала, диде. Россиядә халык санын алу башланып китүен дә искәртте. Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге тәҗрибә уртаклашырдай мәйдан булып торганлыгын җиткерде. 

Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү аасоциациясе Башкарма директоры Фәрит Уразаев саллы фикерләре белән уртаклашты. Казан кооператив институтына, Татар мәдәнияте үзәгенә телне, гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендәге эшчәнлекләре өчен рәхмәтен җиткерде.

ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты Башкарма директоры, Казан инновацион университеты доценты Айгөл Мөхәммәдиева ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ректоры Энгель Тагировның тәбрикләмәсен укыды. Казан кооператив институтына, ректоры Алсу Нәбиевага «Шәфкатьлелек» Алтын медале һәм диплом тапшырылачагын хәбәр итте.

«Безнең кавем» II халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн — Фестында катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Һәркемгә Назыйм Исмәгыйлев иҗат иткән, авторның имзасы белән Тукай портреты бүләк ителде. Фестивальгә килгән язмалар җыентыкка кертеләчәк, — диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100