news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Морозов Кама Аланында көллиятне ремонтлауда ярдәм итәргә вәгъдә итте

Ул яңа җиһазлар алырга да булышачагын әйтте.

Олег Морозов Кама Аланында көллиятне ремонтлауда ярдәм итәргә вәгъдә итте
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 16 октябр, «Татар-информ»). Кама Аланында Федерация Советы әгъзасы, Түбән Кама округы буенча Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов булып китте. Ул эретеп ябыштыру-монтаж көллиятен ремонтлауда ярдәм итәргә вәгъдә итте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Үзенең визиты кысаларында ул күптән түгел төзекләндерелгән «Чулман-су» мәдәни үзәген карады, «Ивушки» рус җыры хорының концертмейстеры Сергей Шестерневка баян тапшырды.

Шулай ук Олег Морозов Түбән Кама эретеп ябыштыру-монтаж көллиятенең Кама Аланы филиалының уку корпусларында булды. Ул билгеләп үткәнчә, көллияткә капиталь ремонт һәм сыйныфларны яңа җиһазлар белән тәэмин итү, беренче чиратта, яшьләр монда рәхәтләнеп укый алсын өчен кирәк, бу мәсьәләдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Олег Морозов «Нова Ролл — стрейч» предприятиесендә җитештерү белән танышты, стрейч-пленкалар җитештерүнең заманча линияләрен карады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100