news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде

Бу вазифаны моңарчы район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе булган Федор Терентьев алды.

Нурлат Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Нурлатта шәһәр Башкарма комитетының яңа җитәкчесе итеп Федор Терентьев билгеләнде. Моңа кадәр ул район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе булып эшләде. Бу хакта «Нурлат-информ» хәбәр итә.

«Гаризалар ике кандидаттан килде. Аларның берсе — Иван Николаев, ул сессия вакытында үз кандидатурасын төшергән. Икенче кандидат — Федор Терентьев кандидатурасы өчен депутатлар бертавыштан тавыш бирделәр», — диелә басмада.

Моннан тыш, сессиядә депутатлар шәһәр Советының даими комиссияләре составын расладылар, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм гаилә иминлеген профилактикалау мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100