Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә шәһәрнең арт-объектлары буенча бушлай экскурсияләр үткәреләчәк
Балалар өчен дә экскурсия тәкъдим ителә.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). 17-18 октябрьдә Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкият» проекты кысаларында шәһәрнең арт-объектлары буенча бушлай экскурсияләр үткәреләчәк. Бу турыда «Альметьевск 24» хәбәр итә.
«Алтын алмалар турында әкият» проекты Әлмәттә яшәүчеләргә ялларда шәһәрнең арт-объектларында йөрергә тәкъдим итә», диелгән хәбәрдә.
17 октябрьдә экскурсия Төзүчеләр проспектындагы йортларга ясалган «Әлифба» битеннән башлана һәм җирле рәссам Бозик ясаган «Ай һәм кояш» эше янында тәмамланачак. Экскурсия 14.00 сәгатьтә башланачак.
18 октябрьдә 13.00 сәгатьтә «Герой юлы» балалар экскурсиясе башлана. Балалар «Алтын алмалар турында әкият» программасы исеменең сере турында беләчәк һәм «Әлифба» белән танышачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз