Түбән Каманың юл хәрәкәте яшь инспекторлары рейдка чыкты

Түбән Камада чираттагы кисәтү рейды узды, аның барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыкладылар
(Түбән Кама, 16 октябрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Каманың юл хәрәкәте яшь инспекторлары чираттагы рейд үткәрде. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән бергә алар шәһәрдәге кеше иң күп йөри торган җәяүлеләр кичүендә патрульлек итте.
Берничә сәгать эчендә дәүләт автоинспекциясенең яшь ярдәмчеләре 60ка якын хокук бозучыны ачыклады. Аларның һәркайсына мәктәп укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләүче белешмәлекләр тапшырды.
Моннан тыш, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балалар һәм яшүсмерләргә карата беркетмәләр төзелде, алар якын көннәрдә әлеге укучылар белем ала торган мәктәпләргә җибәреләчәк.