news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы өчен өч көн дәвамында 36 данә 12 нче iPhone уйнатылачак

Бүләк уйнатуда катнашу өчен үзеңнең сайлау участогыңда фотога төшеп, әлеге фотоны «ВКонтакте» яки Instagram социаль челтәрләрендәге сәхифәләрегездә #МойТатарстан хештегы белән урнаштырырга гына кирәк.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда уникенче линияле утыз алты iPhone уйнатыла.

«Минем Татарстан» дип аталучы масштаблы республика челленджы иртәгә, 17 сентябрьдә башланып, 19 сентябрьдә төгәлләнә.

«Алмалы» телефоннарга кемнәрнең ия булганын «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Халык Татарстаны» проекты төркеме туры эфирда сәгать саен игълан итәчәк.

Бүләк уйнатуда катнашу өчен үзеңнең сайлау участогыңда фотога төшеп, әлеге фотоны «ВКонтакте» яки Instagram социаль челтәрләрендәге сәхифәләрегездә #МойТатарстан хештегы белән урнаштырырга гына кирәк. Профиль ачык булырга тиеш.

Җиңүчеләр үз бүләкләрен проектның Казандагы штабыннан килеп ала ала. Ниндидер сәбәпләр белән килә алмасагыз, телефонны әйтелгән адреска илтеп бирәчәкләр.

Бүләк уйнатудан тыш, 19 сентябрь көнне туры эфирда кызыклы күңел ачу программасы һәм татар эстрадасы йолдызлары Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, Лэйна, Рафис Кәлимуллин, Илнар Миранов һәм Yummy Music лейблы артисты катнашындагы концерт була.

Челлендж беренче тапкыр гына уздырылмый, аның хакында татарстанлылар инде белә. Узган ел, 11, 12. 13 сентябрьләрдә шулай ук утыз алты, ләкин унберенче линейкадагы iPhone уйнатылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100