news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада сайлау участокларында ярминкәләр оештырылачак

Шәһәрлеләр базар бәяләреннән 20-30 процентка арзанрак азык-төлек продукциясен сатып алачак.

Түбән Камада сайлау участокларында ярминкәләр оештырылачак
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). 19 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүнең соңгы көнендә Түбән Камада сайлау участокларында ярминкәләр оештырыла.

Шәһәрлеләр базар бәяләреннән 20-30 процентка арзанрак азык-төлек продукциясен сатып алачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бу көнне ярминкә мәйданчыклары сайлау участоклары урнашкан биналар янында оештырылачак. Ярминкәләр иртәнге сәгать 8дә эшли башлый.

Ярминкәдә түбәнкамалылар кулай бәядән сөт продукциясе, тәм-том, яшелчә һәм башка бик күп әйберләр сатып ала алачак. Ярминкәдә Түбән Кама җитештерүчеләренең продукциясе тәкъдим ителәчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot