news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә кайбер яшелчәләргә бәяләр төшкән

Башка азык-төлек товарларыннан дөге, вермишель һәм чәй бәясе кимегән.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). 7 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр атна эчендә Россиядә җиләк-җимеш продукциясенә бәяләр уртача 0,7 процентка кимегән. Аерым алганда, кишер һәм кәбестә арзанайган.

Башка азык-төлек товарларыннан дөге, вермишель һәм чәй бәясе кимегән. Бу хакта, Статистик ведомство мәгълүматларына нигезләнеп, РИА Новости хәбәр итә.

7 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр Россия буенча уртача алганда, яшелчәгә бәяләр 0,7 процентка кимегән. Аерым алганда, кишер — 2,6 процентка, алма — 2,2 процентка, суган — 0,99 процентка, кәбестә 0,84 процентка арзанайды.

«Шул ук вакытта кыяр — 5,2 процентка, помидор — 3,9 процентка, бәрәңге — 0,6 процентка кыйммәтләнде», — дип хәбәр итә статистик ведомство.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100