news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты була

Бөгелмәлеләр металл эше һәм инженерлык дизайны компетенцияләрендә катнаша.

(Бөгелмә, 16 сентябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Татарстан Республикасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс»V төбәк чемпионаты узачак. Бөгелмәдә ул 22-25 сентябрьдә планлаштырылган.

Ярышлар Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә, Ленин ур., 127 йортта узачак. Бөгелмәлеләр металл эше һәм инженерлык дизайны компетенцияләрендә катнаша.

Ярышларда 14 яшьтән 65 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала. Алар «мәктәп укучылары», «студентлар», «белгечләр» категрияләрендә чыгыш ясый.

«Абилимпикс» хәрәкәте Татарстанда ТР Президенты ярдәме белән 2017 елдан башлап актив үсә. Аның төп максаты булып социаль адаптация, һөнәри белем алуга мотивацияне арттыру һәм инвалидлыклары яки сәламәтлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү тора. Татарстанда хәрәкәтнең төбәк операторы — «һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге «.


news_right_1
news_right_2
news_bot