news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ятим балаларга 352,6 миллион сумга торак сатып алыначак

Барлыгы 251 фатир кирәк.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ятим балаларга 352,6 миллион сумга 250 фатир сатып алу планлаштырыла. Бу мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында чыкты.

«Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы кирәге өчен торак биналар сатып алу. Башлангыч бәя: 352 602 257 сум», диелгән документта.

Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Теләче, Чистай, Саба, Тукай, Актаныш, Апас һәм Чирмешән районнарында фатир сатып алыначак. Норма буенча фатирның мәйданы 24 квадрат метрдан аз булырга тиеш түгел.

Фатирлар 20 декабрьгә кадәр сатып алыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100