Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне сувенир тегәргә өйрәтәләр

«Игелекле эшләр көне» проекты кысаларындагы дәресләр түләүсез була.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). «Игелекле эшләр көне» Казан хәйрия фондының остаханәсендә «Мануфактура. Инвалидлыгы булган кешеләр өчен һөнәри үзбилгеләнү территориясе» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Махсус курсларда шәһәрлеләрне сувенирлар тегәргә, чүлмәк һөнәренә, гамәли IT-технологияләргә һәм остазлыкка өйрәтәчәкләр. Бу турыда Казан мәриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Проект былтыр башланды. Катнашучылар сувенир продукция җитештерде. "Курсларга ихтыяҗ булу, инвалидлыгы булган кешеләргә хезмәт мәшгульлеге, ярдәм һәм эшкә урнаштыруда булышу кирәк икәнен күрсәтә", - дип билгеләп үтә Шәһәр мәгариф үзәге директоры Динә Губашева.

Быел сувенирлар тегүдән тыш, өстәмә юнәлешләр дә була. Әйтик, халык чүлмәк һөнәренә, гамәли IT-технологияләргә, сувенирлар өчен төргәкләр ясарга өйрәнә ала. Моннан тыш, барлык теләүчеләр өчен «Остазлык» курсын оештыру планлаштырыла — тыңлаучылар уку белән параллель рәвештә практика була һәм инвалидлыгы булган кешеләргә ярдәм итә.

Түләүсез дәресләр атна саен Калинин урамы, 3 адресы буенча «Яхшы куллар» хәйрия склады бинасында уза. Проектка кушылыр өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Мәгълүматны түбәндәге телефон аша шалтыратып белешергә мөмкин: +7(960)039-49-64.

«Мануфактура. Инвалидлыгы булган кешеләр өчен һөнәри үзбилгеләнү территориясе» проекты Шәһәр мәгариф үзәге тарафыннан президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.