news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Җәмигъ мәчетен Адмиралтия бистәсендә төзергә мөмкиннәр

Мәчет Боевая урамы башында урнашыр дип көтелә.

Казанда Җәмигъ мәчетен Адмиралтия бистәсендә төзергә мөмкиннәр

(Казан, 16 сентябрь,«Татар-информ»). Казанның Җәмигъ мәчетен Бишбалта бистәсендәге Боевая урамында төзергә мөмкиннәр. Мондый фаразны үз аккаунтында «Архитектурасы» тelegram-каналы авторы Ян Гордеев урнаштырган.

«Казанның Җәмигъ мәчетен Бишбалтада, Боевая урамы башында, Идел яры буенда комлы урында төзергә мөмкиннәр», - диде Гордеев.

Бу территорияне Адмиралтия бистәсенең 300 еллыгына тарихи парк итеп ясау күздә тотылган иде, әмма проект тормышка ашырылмый калган.

«Беренчедән, биредә борынгы Бишбалта авыл җирлеге булган. Ерак түгел Иске татар зираты урнашкан. Тиздән борынгы Макарий Унженский һәм Желтоводский православие храмын реставрацияләү эшләре башланачак. Мәчет һәм чиркәүнең матур кушылмасы булачак - бу инде Казан символы», - дип уртаклашты автор.

Булачак мәчет өчен урын Казанның тарихи җирлеген үстерү концепциясе картасында да билгеләнгән булган. Картада билге «Яшел мәчет» дип аталган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot