news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декреттагы әниләр өчен өстәмә белем бирү проекты хупланды

Бу хактагы закон бүген кабул ителде.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Декреттагы яшь әниләр өчен өстәмә белем алу һәм эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать итү формасын гадиләштерүче закон проекты хупланды. Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты парламентның түбән палатасына аны беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Комитет бу карарны бүген кабул итте.

Закон проектын Дәүләт Думасына гыйнвар аенда вице-спикер Ирина Ярова кертте. Ул аңлатканча, закон проекты декрет ялы чорында хатын-кызларга өстәмә һөнәри белем алуда үз теләкләрен гамәлгә ашыру мөмкинлеген киңәйтә. Аерым алганда, закон проекты бүген гамәлдә булган мөрәҗәгать бары тик теркәлү урыны буенча гына дигән чикләүне юкка чыгара.

Моннан тыш, закон проекты мәшгульлек үзәкләренә яшь әниләргә мондый юнәлешне хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча тәэмин итү бурычы куя. Яровая фикеренчә, ул алга таба хатын-кыз сайлаган яңа һөнәр буенча эшләү өчен мөһим гарантияләр тудыра.

Шулай ук закон проекты «Демография» илкүләм проектының «Хатын-кызның мәшгульлеген булдыруга ярдәм итү — 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» федераль проектын гамәлгә ашыру өчен өстәмә шартлар тудыра, диде инициатива авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100