news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яман шеш 4 нче стадиягә кадәр симптомсыз булырга мөмкин – профессор Илгиз Гатауллин

Мәсәлән, карындык арты шеше бар. Анда корсак куышлыгында шеш үсә, бераз тукымаларны киңәйтә. Кешене берни борчымый.

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Яман шешкә дучар булган кешене авыруының соңгы стадиясенә кадәр берни борчымаска мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Казан дәүләт медицина академиясенең хирургия һәм онкология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор Илгиз Гатауллин сөйләде.

“Онкологиядә мифлар күп. Иң төп миф – рак дәвалап булмый һәм үлемгә китерә торган авыру. Ул шулай булырга мөмкин, әмма рак инде озакка сузылып, соңгы стадиясенә килеп җиткәндә генә. Ягъни, чире 4 нче стадиядә булган пациентны нәрсә генә эшләтсәк тә, без аның бераз гомерен генә озайтып, интегүләрен җиңеләйтә алабыз. Әгәр башлангыч стадиядә диагноз куела икән, ул Аллаһ кушкан гомерен яшәячәк”, - диде Илгиз Гатауллин.

Профессор әйтүенчә, онкологиядә төп бурыч – ракның башлангыч диагностикасы. “Пациентның бер җире авыртмый, аны берни борчымый. Табибка да барырга кирәкми кебек. Шуңа күрә без хәзер скрининг белән шөгыльләнәбез. Бу – ракны мәҗбүри рәвештә эзләү. Нинди сәламәт кеше тиктомалга тикшеренергә барсын ди – бармый, шуңа күрә диспансеризация, төрле чаралар планында кешене барырга мәҗбүр итәләр. Бу күбрәк 45-50 яшьтән узганнарга кагыла”, - диде Илгиз Гатауллин. Ул табибларның шешне аеруча күп очрый һәм җиңел ачыклап була торган нозологияләрдә эзләвен әйтте – үпкә, юан эчәк, хатын-кызларның җенес органнары рагы, ир-атларда простатик биз, ашказан шеше. “Бу әгъзаларда шеш вакытында ачыкланса, аларны 100 процент терелтеп була”, - диде И. Гатауллин.

Профессор сүзләренә караганда, 4 нче стадиягә кадәр дә чирен белми яшәүчеләр бар. “Рак – бик мәкерле нәрсә. Күп очракта ул бернинди симптомсыз узарга мөмкин. Мәсәлән, карындык арты шеше бар. Анда корсак куышлыгында шеш үсә, бераз тукымаларны киңәйтә. Кешене берни борчымый. Кеше бары тик үзен бераз симергән дип уйлый. Чынлыкта исә, шеш үсә”, - дип сөйләде Илгиз Гатауллин. Ул беренче симптомны, кан косуны көтмәскә кирәклеген, шуңа күрә регуляр рәвештә тикшеренеп торырга киңәш итте. “Мәсәлән, Финляндиядә соңгы 5 ел эчендә аналык муентыгы рагының бер озакка сузылган очрагы да юк, чөнки анда барлык хатын-кызлар аналык муентыгы рагына скрининг уза. Без дә моңа ирешә алабыз бит”, - диде ул.

Илгиз Гатауллин әйтүенчә, кызганычка каршы, яшьләр арасында да яман шеш очраклары булгалый. “Бу нәселдән күчкән сөт бизләре, юан эчәк, ашказан шеше булырга мөмкин. Балаларда бөер, баш мие, күздә яман шеш очраклары була ала”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100