news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы, профессор һәм бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат

Фарсель Зыятдинов белән хушлашу иртәгә «Мәрҗани» мәчетендә узачак.

Язучы, профессор һәм бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат
архив/Владимир Васильев

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Икътисад фәннәре докторы, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклаган галим, профессор, академик, язучы, икътисадчы, агроном, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тәрҗемәче һәм атаклы бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат булды. Бу хакта аның хатыны Венера ханым хәбәр итте.

21 июнь көнне Фарсель Зыятдиновка инсульт булып, ул Республика клиник хастаханәсенә эләккән иде, дип язган иде «Интертат». Ике айга якын ул хастаханәдә ятты.

Фарсель Зыятдинов белән хушлашу иртәгә 10.00 сәгатьтә «Мәрҗани» мәчетендә була.

Фарсель Сәхәп улы Зыятдинов 1937 елның 1 июнендә Татарстанның Калинин (хәзер Актаныш) районы Качкын авылында туа.

Аның «Кызык дөнья» (1974), «Тагын килде язлар» (1991) балалар өчен китаплары, «Гыйльми белән Белми» (1983) хикәяләр җыентыгы, «Изге йорт» (1997) повесте, публицистик әсәрләре бар. Бакчачылык турында «Ямь һәм тәм яки безнең бакча» китабы (2010) авторы.

Фарсель Зыятдинов «Казанның 1000 еллыгы» медале белән бүләкләнгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100