Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Профессор Мирфатыйх Зәкиев «Казанның Мактаулы гражданины» исемен алачак
Казан спортчысы Марта Мартьянова олимпия чемпионы булган.
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Казан шәһәре Думасы Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъзасы, профессор Мирфатыйх Зәкиевкә һәм олимпия чемпионы, рапирачы Марта Мартьяновага «Казанның Мактаулы гражданины» исемен бирергә карар кылды. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының VIII сессиясендә игълан ителде.
«Казан шәһәре Думасы каравына күп еллар дәвамында Россия, Татарстан һәм Казан файдасына хезмәт иткән, үз эшләре белән аны данлаган кешеләргә әлеге югары исем бирү буенча кандидатларны тәкъдим итәм. Алар — шәһәребездә, республика һәм аннан читтә яшәүчеләр арасында да лаеклы, ихтирамлы кешеләр», — дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Казан шәһәре Думасы депутатлары мэрның ике кешене шәһәрнең Мактау Китабына кертү турындагы тәкъдимен бертавыштан хуплаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз