news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Республика көне уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак

30 август - эшләми торган бәйрәм көне якшәмбегә туры килә.

Татарстанда Республика көне уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак
Илнар Төхбәтов

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Быел Татарстанда Республика көне уңаеннан өстәмә ял көне бирелмәячәк. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы республика законы нигезендә 30 август, Татарстан Республикасы көне, эшләми торган бәйрәм көн булачак.

Бәйрәм якшәмбегә туры килү сәбәпле, әлеге законның бер пункты нигезендә, «ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми», дип искәрттеләр министрлыкта.

Татарстанда ял көннәренә туры килгәндә, бәйрәм көннәрен күчермәү төбәк бәйрәмнәрен федераль бәйрәмнәрдән аера.

Элегрәк «Татар-информ» Республика көнендә « Татарстан100 процент» онлайн-форумы эшли башлаячагын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot