news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда перчаткаларны мәҗбүри кию кагыйдәсе 17 августтан гамәлдән чыгарыла

Битлек кию мәҗбүри булып кала.

Татарстанда перчаткаларны мәҗбүри кию кагыйдәсе 17 августтан гамәлдән чыгарыла

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). 17 августтан башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә перчатка кию гамәлдән чыгарыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Перчаткаларны мәҗбүри кию гамәлдән чыгарыла. Мөрәҗәгатьләр бик күп. Без аңлыйбыз, бар җирдә дә  эшкәртү [куллар өчен] бар, бу булырга тиеш. Алар булган җирдә без перчаткаларны мәҗбүри киюне бетерәбез», — диде ул.

Шул ук вакытта, элеккечә үк, җәмәгать урыннарында битлек кияргә кирәк.

Элегрәк «Татар-информ» 17 августтан республикада театр, кино, концерт заллары һәм цирк эшли башлаячак, дип хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot