news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарский с Дмитрием Петровым» тапшыруы буенча дәреслек чыкты

Басма гамәли биремнәр һәм иллюстрацияләр булган 300 биттән тора.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). «Татарский с Дмитрием Петровым» дәреслек форматында нәшер ителде. Бу хакта үзенең Instagram битендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин сөйләде.

«Дуслар, «Татарский с Дмитрием Петровым» хәзер дәреслек!» - диде ул.

Яңа басма татар теленең база структураларын кулланырга өйрәнергә теләүчеләргә гамәли биремнәр һәм иллюстрацияләр булган 300 битне үз эченә ала. Аны әлегә Казанда гына сатып алырга мөмкин.

https://www.tatar-inform.ru/attachments/01330e461e560497a6170b0f39ddc933794f7e01/store/crop_and_fill/431/175/1026/576/540/320/4ef117ec93954a24bfdd88e774ff968ed12936efbe409cb1e74b7a73cca3/%D0%91%D0%B5%D0%B7+%D0%B8%D0%B2%D0%BF%D0%B2%D0%BF%D0%BC%D0%B5%D0%BD%D0%B8.png

Хәйруллин шулай ук якын арада программаның мобиль кушымтасы да барлыкка киләчәк, дип сөйләде.

«Тулаем алганда, татар телен «Полиглот» белән җиңел өйрәтәбез», — дип тәмамлады сүзен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100