news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районында чишмәләр төзекләндерелә

Быел чишмәләр үзара салым программасы ярдәмендә яңа төс алачак.

Мамадыш районында чишмәләр төзекләндерелә
«Нократ»

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстанның Мамадыш районында чишмәләрне һәм тирә-юньне төзекләндерәләр. Аерым алганда, Катмыш авыл җирлеге чишмәләренә бай. Соңгы елларда аларны төзекләндерү буенча күп эш башкарылды. Бу турыда «Нократ» газетасы яза.

Быел Мамадыш чишмәләре үзара салым программасы ярдәмендә яңа төс алачак. Баскан авылында дүрт чишмә ремонтланган инде, быел чиратта бишенчесе.

Якын киләчәктә Акъяр белән Чунник чишмәләрен яңартачаклар. Моннан тыш, быел үзара салым акчасына Урам чишмәсе төзекләндереләчәк.

Катмышта соңгы елларда җирле хәйрияченең матди ярдәме белән өч чишмә төзекләндерелде. Ике ел элек Еникәй Чишмә авылында җирле фермер Нияз Шәмсетдинов ярдәме белән ике су чыганагы төзекләндерелде.

Урта Кирмән авыл җирлегендә үзара салым программасы буенча җыелган акчаларның бер өлеше юлларга һәм чишмәгә тотылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100