news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан инспекторлары аэростат ярдәмендә юл кагыйдәләрен бозган 37 кешене тоткан

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга өнди һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республика Дәүләт автоинспекциясе хокук бозуларны ачыклау өчен яңа заманча ысулларны актив файдалана. Ел башыннан гына да оча торган аппаратлар ярдәмендә 37 хокук бозу очрагын ачыклаганнар. Аларның күпчелек өлеше каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле булган. Моннан тыш, тәртип сакчылары бер аек булмаган машина йөртүчене туктаткан.

2021 елда ЮХИДИ Росгвардия белән берлектә аэростат кулланып 5 профилактик рейд уздырды.

«Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга өнди һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә», — диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсенең юл-патруль хезмәте һәм хокук саклау органнары белән элемтә бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин.

  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100