news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шау-шулы күршеләргә 50 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим иттеләр

Торак кодексын тулыландыра торган закон проекты кертеләчәк.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Күпфатирлы йорттагы тынлыкны бозган өчен, 50 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Дәүләт Думасының Иминлек һәм Коррупциягә каршы комитет әгъзасы Анатолий Выборный «Парламентская газета»га биргән интервьюсында шул хакта сөйләгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Билгеле булганча, көзге сессиядә парламентның түбәнге палатасы Торак кодексын тулыландыра торган закон проектын караячак. Аның буенча күп фатирлы йортларда торак һәм торак булмаган йорт хуҗалары берничә кагыйдәне, шул исәптән төнге тынлыкны саклауны, үтәргә тиеш була.

Депутат әйтүенчә, шау-шулы күршеләргә 3-10 мең сум штраф салырга кирәк, шулай ук 50 мең сумга кадәр сумма да тәкъдим ителә.

«Минемчә, федераль дәрәҗәдә штрафны 3-10 мең сумга кадәр билгеләргә мөмкин. Ләкин кайбер белгечләр фикеренчә, бу чик 50 мең сумга кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу хокук саклау органнары хезмәткәрләре конкрет ситуациягә карап эш итә алсын өчен кирәк», — дип аңлатты Выборный.

Ул төбәкләр үзләренең тынлык вакытын җирле характеристикаларга, шул исәптән төнге вакыт башлануга карап билгеләячәкләрен өстәде. Шулай ук, депутат билгеләп үткәнчә, федерациянең һәр субъектында хокук бозуларны тикшерә торган, тиешле экспертизалар һәм тикшерүләр үткәрә торган бүлекчәләр булуы ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100