news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова Татарстанда пляжларның рәсми рәвештә кайчан ачылачагын әйтте

Татарстанда коену сезоны әлегә кадәр ачылмавы коронавирус инфекциясе таралу куркынычына гына бәйле түгел.

Лилия Галимова Татарстанда пляжларның рәсми рәвештә кайчан ачылачагын әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта республикада пляжларның кайчан ачылачагы хакында сөйләде.

«Иминлек белән бәйле кайбер сораулар бар. Алар хәл ителми торып, әлбәттә инде, пляжлар ачылмаячак», — диде Галимова.

Татарстанда коену сезоны әле дә булса ачылмавы коронавирус инфекциясе таралу куркынычына гына бәйле түгел, дип искәртте ул. Роспотребнадзор һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ел саен пляжларның иминлеген тикшерә.

«Узган ял көннәре нәтиҗәләре буенча гына да статистиканың ни дәрәҗәдә куркыныч булуын үзегез дә күреп торасыз. Кызганыч, республикада 10 кешене югалттык. Бу күп кенә кешеләрнең җиһазландырылмаган, коену рөхсәт ителмәгән пляжларны ял итү урыны буларак сайлавы белән бәйле», — дип өстәде Лилия Галимова.

Татарстан буенча, Казанны да кертеп, су керү тыелуга да карамастан, моны санга сукмаучыларны ачыклау буенча киң колачлы рейдлар үткәрелде. Пляжлар рәсми төстә ябык булса да, җәй башыннан алып республика сулыкларында инде 36 кеше (шуларның өчесе — балалар) батып үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100