news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Үлемсез полк» йөреше элек планлаштырылган көнне, 26 июльдә булмаячак

Хәрәкәтнең үзәк штабы рәистәше, СССР халык артисты Василий Лановой «Үлемсез полк» йөрешен 2021 елның 9 маенда үткәрергә тәкъдим итте.

(Казан,16 июль, «Татар-информ»). «Үлемсез полк» йөреше элек планлаштырылган көнне, 26 июльдә булмаячак. Бу хакта ТАССка пәнҗешәмбе көнне «Россиянең үлемсез полкы» берләшкән иҗтимагый хәрәкәте матбугат секретаре Ольга Байбулова хәбәр итте.

«26 июльдә йөреш булмаячак. Аның кайчан узачагын эпидемиологик вазгыятькә карап хәл итәчәкбез», - диде ул.

«Россиянең үлемсез полкы» берләшкән иҗтимагый хәрәкәте сайтында бастырылган хәбәргә караганда, илдә эпидемиологик вазгыять йөреш үткәрү мөмкинлеген тудыргач та, йөрешкә гаризалар биреләчәк. Моннан тыш, хәрәкәтнең үзәк штабы рәистәше, СССРның халык артисты Василий Лановой «Үлемсез полк» йөрешен 2021 елның 9 маенда үткәрергә тәкъдим итте, диелә сайтта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100