news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы депутатлары Гөлнара Сабированы Иҗтимагый палатага кертүне хуплады

«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире кандидатурасын Илдар Суфияров урынына тәкъдим иттеләр.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова республиканың Иҗтимагый палатасы әгъзасы булды. Бүген Дәүләт Советының унберенче утырышында депутатлар шушы мәсьәләне карап, аның кандидатурасын хуплады.

«Гражданнар инициативаларын хуплау үзәге» иҗтимагый фондыннан «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабированы Иҗтимагый палата әгъзасы итеп раслау турында материаллар килде», — дип белдерде утырышта Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров. 

Гөлнара Сабирова Илдар Суфияров урынына килде. Суфияровның вәкаләтләре, Тарифлар буенча дәүләт комитетына эшкә күчүе сәбәпле, вакытыннан алда туктатылган.

Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Гөлнара Сабирова турында: «Бу әзерлекле кеше, актив җәмәгать эшлеклесе, журналист», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100