news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә мөхтәсибәте өлкән яшьтәгеләр өчен хәйрия акциясе үткәрде

Өлкәннәргә азык-төлек, йорт өчен кирәк-яраклар тараттылар.

Бөгелмә мөхтәсибәте өлкән яшьтәгеләр өчен хәйрия акциясе үткәрде
http://dumrt.ru/

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бөгелмә мөхтәсибәте өлкәннәр өчен чираттагы хәйрия акциясе үткәрде. Әлеге чара кысаларында мөхтәсибәт волонтерлары өлкән яшьтәге әби-бабайларга азык-төлек һәм өй өчен кирәк булган төрле әйберләр таратты. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

«Безнең динебез шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өнди һәм изге гамәлләрдә берләшергә чакыра. Моңа илтүче чараларның берсе булып — сәдака тора. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә болай дигән: „Авыруларыгызны сәдака белән дәвалагыз“. Шуңа күрә сәдака Раббыбызга гыйбадәт кылуның иң мөһим юлларының берсе булуын исебездән чыгармасак иде», - диде әлеге игелек акциясе турында Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Бөгелмә мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов.

Өлкән яшьтәге кешеләргә булышу буенча уздырылган хәйрия акциясендә күрсәткән ярдәмнәре өчен Бөгелмә мөхтәсибәте «Ангелы Мира» оешмасына рәхмәтләрен җиткерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100