Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә кечкенә балаларның тәрәзәдән егылып төшү, өйдән чыгып китү очраклары бар
Әти-әниләрне игътибарлы булырга чакыралар
(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Зәй районы балигъ булмаганнар эшләре һәм яшүсмерләрнең хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында 23 эш каралган.
Каралучы эшләр арасында спиртлы эчемлек кулланып, полициягә эләккән яшүсмерләр буенча дә, балаларына тиешле игътибар бирмәүче әти-әниләр буенча да эшләр бар. Бер кечкенә баланың икенче кат тәрәзәсеннән егылып төшүен, икенче бер бакча яшендәге баланың өйдән чыгып китүен ата-аналары күрми кала. Бу фактлар комиссия утырышында аеруча басым ясап тикшерелде, дип яза “Зәй офыклары” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз