Әлмәттә мунициаль онкологик бүлек ачылачак

Быелның 1 октябреннән Әлмәттә Республика клиник онкология диспансерының филиалы буларак муниципаль онкологик бүлек эшли башлаячак

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Быелның 1 октябреннән Әлмәттә Республика клиник онкология диспансерының филиалы буларак муниципаль онкологик бүлек эшли башлаячак. Бу турыда бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Әлмәт районында яман шеш белән 9 меңгә якын кеше авырый. “Бу - махсус учреждениеләрнең һәм әзерлекле белгечләрнең булмавы нәтиҗәсе. Шуңа күрә көньяк-көнчыгышта яшәүче 630 мең кешегә ярдәм итәчәк бүлекнең төп бурычы булып авыруны башлангыч стадиядә ачыклау, яман шешләрдән үлем очракларын киметү, инвалидлыкка чыгу очракларын азайту һәм ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрү тора”, - диде Ришат Әбүбәкеров.
Бүлекне ачу онкологик ярдәмгә мохтаҗ булучы кешеләргә медицина ярдәмен үтемле итәргә, кирәкле медицина-диагностика ресурсларын бер урында тупларга мөмкинлек бирәчәк. “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте бүлек урнашачак үзәк район хастаханәсе бинасын төзекләндерү эшләренә 78 миллион сум акча юнәлтә. 50 миллионнан артык сумга заманча медицина җиһазлары сатып алыначак. Бүгенге көндә төзекләндерү эшләре 85 процентка үтәлгән. Территорияне тәртипкә китерү эшләре җирле бюджет исәбенә башкарылачак. Тиздән бинаны тышкы һәм эчке яктан бизәү эшләре төгәлләнәчәк. Бүгенге көндә төп мәсьәлә булып бүлекне табиб-белгечләр белән тәэмин итү тора. Район башлыгы әйткәнчә, белгечләрне эшкә тарту максатыннан, аларга 6 фатир бирергә карар кылына.