Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Туристлык кешбэгы программасының дүртенче этабы башланды
Туристлар биш көн дәвамында сәфәр бәясенең 20 процентын кайтара алачак.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Бүгенге көннән башлап турларны кешбэк белән сатуның дүртенче этабы башланды. Россиядә ял итү өчен 31 июльгә кадәр билетлар сатып алу отышлы булачак.
Теләсә кайсы Россия төбәгенә сәяхәткә 1 октябрьдән 24 декабрьгә кадәр барырга мөмкин булачак. Сәфәрне әлеге түләү системасының лояльлеге программасында теркәлгән «Мир» картасы белән түләргә кирәк. Ул вакытта туристлар биш көн дәвамында сәфәр бәясенең 20 процентын (20 мең сумнан артмый) кайтара алачак.
Программада нинди турлар һәм кунакханәләр булуын сайтта белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз