news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның «Халык контроле» системасы тиз һәм заманча булачак

Системаны техник яңарту белән Төбәк белән идарә итү үзәгендә шөгыльләнәләр.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Халык контроле» системасын техник яктан камилләштерергә, тагын да уңайлырак итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Казаннан Карина үтенеченә шәрехләп, белдерде.

Кыз «Татарстан Онлайн» программасының туры эфирына кушымтаны яңарту, аны тизләтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

«Карина белән мин килешәм. Без системаны техник яктан яңартырга тиеш. Цифрлаштыру җиде адымлап атлый һәм без кулланучыга кирәкле категорияне тизрәк табарга, эшкә гариза тизрәк җибәрергә мөмкин булсын өчен, сервисны яхшыртырга тиешбез», — дип җавап бирде Сабурская.

Татарстан Республикасы омбудсмены сүзләренә караганда, «Халык контроле» системасын техник яңарту белән Төбәк белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) шөгыльләнәләр. Тиешле эш алып барыла инде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100