Татарстанлылар башка субъектларда да төзелеш өчен онлайн җир сайлау мөмкинлеге алды

Киләчәктә торак төзелеше өчен яраклы җир кишәрлекләре турындагы мәгълүматлар бөтен Россия территориясендә чагылдырылачак.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) «Төзелеш өчен җир» онлайн-сервисын эшләтеп җибәрде, аның ярдәмендә Татарстанда, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә торак төзелеше өчен җир кишәрлеге сайларга мөмкин. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пермь краенда, Самара һәм Псков өлкәләрендә җир кишәрлеге сайларга мөмкин. Объектлар турында мәгълүматлар ачык кадастр картасында урнаштырылган. Барлыгы 362 җир кишәрлеге турында белешмә кертелгән.

Сервис географиясе акрынлап киңәя барачак. Росреестр мәгълүматларны ачык кадастр картасына кертү өчен Россиянең 43 субъекты белән килешү төзеде. Киләчәктә торак төзелеше өчен яраклы җир кишәрлекләре турындагы мәгълүматлар бөтен Россия территориясендә чагылдырылачак.

«Төзелеш өчен җир» сервисын «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә куйдылар, ул цифрлы технологияләр ярдәмендә күпфатирлы йортлар һәм коттедж бистәләре төзү белән шөгыльләнүче инвесторларга, төзүчеләргә, шулай ук гражданнарга җир кишәрлеге сайлау һәм сатып алу мөмкинлеге бирә.