Татарстанда инфляция 6,4 процентка кадәр арткан

Азык-төлек инфляциясе май аенда 8,2 процентка кадәр арткан, апрель аенда ул 7,7 процент булган.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда еллык инфляция тизләнүен дәвам итә. Май аенда ул 2021 елның апрелендәге 5,8 процент белән чагыштырганда 6,4 процент тәшкил иткән, дип хәбәр итә Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсенең ТР буенча Милли банкы бүлеге матбугат хезмәте.

Аналитиклар мәгълүматларына караганда, бәяләргә коронавирус пандемиясеннән соң ихтыяҗның торгызылуы, җитештерүчеләрнең чыгымнары артуы һәм дөнья базарларында кайбер товарларга бәяләр арту тәэсир итә.

Азык-төлек инфляциясе май аенда 8,2 процентка кадәр арткан, апрель аенда ул 7,7 процент булган. Аерым алганда, ашлык, төрү һәм азык өстәмәләре бәясе арту, шулай ук чит ил ветеринария препаратлары һәм җиһазларының бәясе арту сәбәпле кош ите кыйммәтләнде.

Азык-төлек булмаган товарларга бәяләрнең еллык үсеш темпы апрель аенда 6,6 процент иде, май аенда 7,5 процентка җиткән. Аерым алганда, җиңел автомобильләргә бәяләр арта бара,чөнки аларга ихтыяҗ зур. Электрон комплектлау җайланмалары җитмәү сәбәпле, машиналарны китерүдә тоткарлыклар да аңа ярдәм итә. Тулаем алганда, Россия өчен дә шундый ук тенденция саклана.

Шул ук вакытта республикада узган ел белән чагыштырганда, медицина товарларына бәяләр үсеше акрынайды.

Татарстанда хезмәт күрсәтү өлкәсендә инфляция 2,42 проценттан 2,51 процентка кадәр арткан, ләкин шул ук вакытта ул гомумроссия дәрәҗәсеннән (3,29 процент) һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең урта дәрәҗәсеннән (2,99 процент) түбәнрәк калган. Бәяләргә чит ил сәфәрләрен чикләү вакытында эчке туризмга ихтыяҗ арту йогынты ясады. 

 Шул ук вакытта авиабилетларга бәяләр үсеше апрель аенда төбәкара пассажирлар агымы һәм рейслар саны арту, шулай ук кайбер маршрутларны субсидияләү нәтиҗәсендә 26,96 проценттан 4,35 процентка кадәр кимегән.