Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда беренче Россия мөселман бизнес-Сабантуе узачак
Үзенчәлекле Сабантуй 19 һәм 20 июньдә Әлки районы Базарлы Матак авылында оештырыла.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 19 һәм 20 июньдә Татарстанның Әлки районы Базарлы Матак авылында беренче Россия ислам бизнес-Сабантуена бөтен илдән уңышлы эшләүче мөселман эшмәкәрләре җыелачак. Мондый вакыйга Татарстанда беренче тапкыр уза. Бәйрәмне Әлки районы хакимияте белән берлектә Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе оештыра. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.
Сабантуй милли уеннар һәм спорт ярышлары белән традицион форматта да, шулай ук бизнес-уеннар һәм стратегияләр каралган махсуслаштырылган форматта да узачак. Моннан тыш, бәйрәмдә катнашучыларның балалары өчен аерым программа оештырыла.
Ислам эшмәкәрләре капчык киеп йөгерү, аркан тарту, капчык белән сугышу, бадминтон, волейбол, чүлмәк вату, балык тоту, йөгерү һәм башка бик күп уеннарда көч сынашачак. Бәйрәм милли көрәштән башка да узмаячак, мәйданда атларда да чабарга мөмкин булачак.
PrivateClub Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе әгъзалары РФ агросәнәгать комплексы президенты Айдар Шаһимәрданов һәм Татарстанның Әлки районы башлыгы Александр Никошин белән очрашачак, муниципалитетның инвестицион потенциалын презентацияләү булачак.
Шулай ук тәҗрибә уртаклашу кысаларында уңышлы җитештерү компанияләрендә һәм Базарлы Матак авылында урнашкан Татарстандагы бердәнбер космонавтика музеенда булу планлаштырылган. Анда чын скафандр һәм космонавтларның көнкүреш әйберләрен күрергә мөмкин.
«Бизнес-Сабантуй ислам эшмәкәрләре файдалы элемтәләр булдыра, партнерлар таба һәм үзләре өчен инвестицияләү проектларын билгели алачак уникаль мәйданчык булачак»,-дип искәрттеләр матбугат үзәгендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз