news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2021 елда ятим балалар 600дән артык фатир алачак

«Татарстан Онлайн» программасының туры эфирында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сорауларга җавап бирде.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 2021 елда Татарстанда ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар 600дән артык фатир алачак. Бу хакта «Татарстан Онлайн» программасының туры эфирында ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде.

Фатирны ничек алырга дигән сорау белән республика омбудсменына 33 яшьлек Александр Митрохин мөрәҗәгать итте.

«Бу - ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итүгә бәйле бик җитди проблема. Федераль закон бар. Ел саен җитәрлек күләмдә акча бүлеп бирелә. Быел ятим балалар өчен 600 тирәсе фатир каралган», - диде омбудсмен.

Әмма программада билгеле бер чикләүләр бар. Социаль найм шартларында фатирлар 23 яшькә кадәр бирелә, ә мөрәҗәгать итүчегә 33 яшь. «Бу очракта сез миңа кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил буларак мөрәҗәгать итә аласыз. Сез чиратта тордыгызмы, сезне чираттан чыгардыгызмы, карарга кирәк. Бәлки, проблеманы суд аша хәл итеп буладыр. Монда моның өчен нигез бар икән, без ярдәм итә һәм дәгъва гаризасы әзерли алабыз», — дип җавап бирде Сабурская.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100