news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә халык санын алуны үткәрүдә 268 мең исәпкә алучы җәлеп ителәчәк

Бөтенроссия халык санын алу быел октябрь аенда планлаштырыла.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россиядә халык санын алуны үткәрүдә 268 мең исәпкә алучы җәлеп ителәчәк. Бу хакта Росстат җитәкчесе урынбасары Ирина Шаповал федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Идел буе федераль округында урнашкан территориаль органнары җитәкчеләре Советы утырышында хәбәр итте.

«Исәпкә алучылар халык арасында сораштыру үткәрә. Россиянең 18 яшьтән кечерәк булмаган һәм махсус укулар узган һәр гражданины исәпкә алучы була ала», - дип сөйләде докладчы.

Шаповал Бөтенроссия халык санын алуны оештыру өчен 360 мең планшет сатып алынуын әйтте. Алар белән, шул исәптән, исәпкә алучыларны да тәэмин итәчәкләр. Хәзерге вакытта планшетлар халык санын алу вакытында уңайлы территорияләрдә файдаланыла инде, дип аңлатты ул.

«Интернетта халык санын алуны махсус сайтта да, тиешле мобиль кушымтада да узарга мөмкин булачак. Бу ысул исәпкә алуда катнашуда иң үтемлесе. Әлеге алым исәпкә алучыларга йөкләнешне киметергә һәм халык санын алу материалларын автоматлаштырылган эшкәртүне тизләтергә мөмкинлек бирә», - дип искәртте Шаповал.

Бөтенроссия халык санын алу быел октябрь аенда планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100