news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Татарстанда тугыз кафега төнлә эшләргә рөхсәт итте

Иң күп рөхсәтне Яшел Үзән территориаль бүлеге биргән, районның биш оешмасы хезмәткәрләренең барысы да прививка ясаткан.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда барлык хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация ясаткач, тугыз кафе төнлә эшли башлады.

«11 июньгә 14 гариза тапшырылды, Татарстанда тугыз җәмәгать туклануы оешмасының эш вакыты чикләнмәү турында рөхсәт бирелде», — дип хәбәр иттеләр агентлыкка Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсендә (Роспотребнадзор).

Иң күп рөхсәтне Яшел Үзән территориаль бүлеге биргән, районның биш оешмасы хезмәткәрләренең барысы да прививка ясаткан. Казан, Әлмәт, Бөгелмә һәм Биектау районнары берәр оешмага төнлә эшләргә рөхсәт биргән. Роспотребнадзор биш гариза бирүчене кире борган.

Искәртик, Татарстан Хөкүмәтенең Ковид таралуга каршы чаралар турындагы карарына үзгәрешләр керткәннән соң, кафе һәм рестораннар төнлә эшләүгә рөхсәт алырга мөмкин. Әмма ул медицина күрсәтмәләре булган кешеләрдән кала, барлык хезмәткәрләр коронавирустан вакцинация ясаткан очракта гына бирелә.

Кафе һәм рестораннар Covid-19 инфекциясеннән вакцинация сертификатларын һәм медицина күрсәтмәләре булган хезмәткәрләрнең белешмәләрен тапшырырга тиеш. Аннары Роспотребнадзор өч эш көне дәвамында документларны тикшерә һәм карар чыгара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100