news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эстониядә башкорт активистлары Салават Юлаевны искә алган

Башкорт җәмгыяте ел саен Палдиски шәһәренә бара һәм Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр сала.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Эстониядә башкорт активистлары Россия Илчелегенең рәсми вәкиле белән бергә башкорт халкының милли герое Салават Юлаевны искә алу чарасын уздырды. Бу хакта Таллинның «Агыйдел» башкорт мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Флүзә Хәйруллина хәбәренә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

Башкорт җәмгыяте ел саен Палдиски шәһәренә бара һәм Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр сала, аның рухына дога кылалар. 16 июнь — Салават Юлаевның туган көне, диелә хәбәрдә.

Таллинның «Агыйдел» башкорт мәдәни җәмгыяте 20 елдан артык башкорт халкының милли герое Салават Юлаев турындагы истәлекне кадерләп саклый. Рогервик ныгытмасында Салават Юлаев әтисе Юлай Азналин белән гомерлек сөргенгә озатылган булган. 

Палдиски шәһәрендә скверда Салават Юлаевка һәйкәл куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100