news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әбү-Дабига килүче Россия туристлары карантин үтәргә мәҗбүр булачак

Әбү-Даби хакимияте (БГӘ) Россияне COVID-19га ПЦР-тест кына кирәк булган илләрнең "яшел исемлегеннән" төшереп калдырган.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Әбү-Даби хакимияте (БГӘ)Россияне COVID-19га ПЦР-тест кына кирәк булган илләрнең «яшел исемлегеннән» төшереп калдырган, хәзер Россия туристларына карантинда булырга туры киләчәк. Бу хакта Интерфакс әмирлекнең туризм офисы сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Шулай итеп, 16 июньнән Россия туристлары Әбү-Дабига килеп җиткәнче 96 сәгатьтән дә алданрак булмаган ПЦР-тест белән керә ала. Әбү-Дабига килеп җитүгә COVID-19га тагын бер түләүле тест үтәргә кирәк булачак, ә шуннан соң карантиндагы кешеләрне күзәтү буенча кушымтада теркәлергә кирәк.

Туристларга беләзекләр бирәләр, аларны 10 көн дәвамында кияргә кирәк. Медицина хакимияте үз-үзеңне изоляцияләү өчен урынны үзләре тәкъдим итәчәк — бу махсус кунакханә-обсерватор булырга мөмкин. Киләсе ПЦР-тестны — алтынчы көнгә, тагын берсен Әбү-Дабига килеп җиткәннән соң 12нче көнне (озак вакытка килгән сәяхәтчеләр өчен) тапшырырга кирәк.

«Әгәр алтынчы көнне үткәрелгән тест нәтиҗәләре тискәре булса, 10 көнлек карантин тәмамлангач, электрон беләзекне алачаклар һәм турист үз-үзен изоляцияләүдән чыга алачак», — дип яза портал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100