news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы үзе өчен иң кадерле урынны атады

Республика Президенты блогерлар белән очрашуда балачакка бәйле хатирәләре белән уртаклашты.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балачак белән бәйле күңелле хатирәләр уята торган республикадагы үзе өчен кадерле почмакны атады. «Татарстан тарихлары» проектында катнашучылар белән очрашуда ул шул хакта сөйләде.

«Минем өчен иң якын урын – мин дөньяга аваз салган җир. Ул Балык Бистәсе районындагы Яңа Арыш авылы янында урнашкан. Анда елга бер тапкыр кайтырга тырышам. Хәзер анда умарталык, урман, йортлар юк. Мондый кадерле урыннарның күп булуы аңлашыла да. Шул исәптән, мин үскән урын – Саба районының Лесхоз бистәсе дә күңелемә якын. Әмма туганым белән икебез дөньяга аваз салган урмандагы урын барысыннан да кадерлерәк», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук очрашуда катнашучыларга «Татарстан тарихлары» проектын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде. «Бездә республикадагы иң матур урыннарны пропагандалый, алар турында социаль челтәрләр ярдәмендә сөйли торган шундый актив яшьләрнең булуы бик яхшы. Безнең республикабыз бик матур бит. Бездә искиткеч табигать, икътисад үсеш кичерә, әмма иң мөһиме – аның кешеләре», - дип искәртте ул.

«Татарстан тарихлары» - республика буенча видеогид ул. Анда фикер лидерлары Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәләрендә республикадагы хәлләр турында сөйли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100