Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов сәфәрләрдә төшергән фотоларны ни өчен Instagramга куюын аңлатты
Татарстан Президенты социаль челтәрләр ярдәмендә республиканың өстенлекләрен күрсәтеп була дип ышана.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәфәрләр вакытында төшергән фотоларны ни өчен Instagramда урнаштыруын сөйләде. Бу хакта ул «Татарстан тарихлары» проекты катнашучылары белән очрашуда әйтте.
«Ниндидер кызыклы әйбер күрсәм, башка кешеләрнең дә моны күрүен телим. Хәер, кызганыч, куйган фотоларны тәнкыйтьләгән кешеләр дә бар. Әмма мин кешеләрнең матур җирләрне күрүләрен телим, ә мактаныр өчен түгел. Instagramда үзем язылган аккаунтлар да бар. Гомумән, интернет бик уңайлы, берничә сайт карап барам», — диде Президент блогерларга.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, социаль челтәрләр ярдәмендә республиканы, аның өстенлекләрен, кешеләрен күрсәтү мөһим. Шуңа бәйле рәвештә, ул «Татарстан тарихлары» проекты катнашучыларына рәхмәт һәм хуплау сүзләре әйтте.
«Сез сөйләгәннәр бик кызыклы һәм файдалы. Сезнең креатив идеяләр бар, сез аларны кызыклы итеп тәкъдим итәсез. Без сезнең белән актив хезмәттәшлек итәргә әзер. Безнең очрашудан соң социаль челтәрләрдә Татарстан турында тагын да күбрәк тарихлар пәйда булыр дип ышанам», — диде ул.
Татарстан Президенты республикадагы блогерлар белән очрашты. Алар Рөстәм Миңнехановка төбәктәге тарихи урыннар буенча «Татарстан тарихлары» дип аталган видеогид тәкъдим итте. Проект социаль челтәрләрдә 27 майда — ТАССРның 100 еллыгы көнендә башланды. Шушы вакыт эчендә видеоэкскурсияләрне якынча 1,3 млн кеше караган. Видеогидның барлык 100 сериясе дә Республика көненә әзер булачак. Анда Казан турында гына түгел, Татарстанның башка район-шәһәрләре турында да тарихлар булачак.
Видеогидны оештыручылар вакыт узу белән Татарстанның интерактив картасында республиканың барлык торак пунктлары да барлыкка килер дип өметләнә. Социаль челтәрләрдә фото- яки видеотарих урнаштырып Татарстандагы кызыклы урыннар турында теләгән һәркем сөйли ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз